Акмуллинская олимпиада

Ғилманов И.М., 9-сы класс

Фәнни етәксеһе: Нуриева З.М.

КУШНАРЕН РАЙОНЫ ҠАЛТАЙ АУЫЛЫ

МИКРОТОПОНИМИЯҺЫ

Калтай авылының килеп чыгуы архив материаллары буенча 1716 елның 29 февраленә туры килә.

      Ауыл Мишеде елгасы буенда урнашкан. Мишәр Калтай Капканов үзенең иптәшләре Бехтяк Бугаев, Мөслим Кудабердин, Юсуп Иштеряков, Асай Исенеев, Кадермәт Бикбулатов һәм башкалар белән Казан юлы Кальнинский волосте башкортлары Гильгильде Адналин, Рыс Кубяков, Бухар Дасаевлардан шушы җирләрне оброк түләү шарты белән сатып алалар. Бу вакытта 14 гаилә саналган була. Карышбаш авылыннан Сапун, Әсән, Усеин һәм Абдулла Чеплаевлар гаиләләре, туганнары белән шулай ук Калтайлыларга килеп кушылалар. Авылның Калтай дип исемләнүе дә шушы Калтай Капканов антропонимыннан килеп чыккан. Авылның чикләре Мишеде елгасыннан түбәнгә таба Ишбулат тегермәне һәм Макатин төбәккә кадәр, Бетега кырыннан Шмаллы елгасы һәм Чапкан каенга кадәр була. 1816 елда монда 140 мишәр, 18 типтәр, ә 1834 елда – 177 мишәр, 96 типтәр саналган.

Әле авылда татарлар, башкортлар,  руслар.  Күпчелекне татар милләте тәшкил итә.

Авылда Мишеде елгасы, Кызыл сабан күле, Айлы елга, Урта чишмә, Тау асты чишмәсе, Фидай коесы бар. Шакир тавы авыл уртасында тора. Тау башында Шакир исемле кеше яшәгән өчен шулай аталган.

Кызыл сабан күле. Авылдан читтәрәк урнашкан бер басу бар. Аның балчыгы кызыл төстә. Сөргәндә сабанга кызыл балчык ябышканлыгын беренче тапкыр күргәндә үк халык бу басуны Кызыл сабан басуы дип атаган. Шул басудан ерак түгел бер күл бар. Кызыл туфраклы уңдырышлы басуга якын торганга әлеге күл дә Кызыл сабан күле дип йөртелә.

Айлы елга. Саклау урманы яныннан башланып китә ул һәм Мишеде елгасына барып кушыла. Бу елга туры гына акмый, ә боргаланып-сыргаланып ага. Аның ярым ай формасындагы урыннары бик күп. Шуның өчен дә аны Айлы елга дип атаган халык.

Калтай авылда бер кое да бар. Ул тирмән (тегермән) янында урнашкан булган. Анны Тирмән коесы дип йөрткәннәр. Вакытлар үтү белән бу кое караусыз кала, тирә ягы пычранып, ташландык хәлгә килә. Берничә ел элек кенә безнең авылыбызга бик күп игелек күрсәткән үзебезнең авыл малае Флюр Фидаил улы, әтисенең васыяте буенча, әлеге коены тазартты, тирә ягын бик матурлап кәртәләп алды, хәтта коега илткән юлга да таш җәйде. Бүгенге көндә ул кое аның әтисе исемен йөртә һәм Фидай коесы дип атала.

Калтай авылын тау, чокыр, биеклек, басуларга шактый бай.

Шакир тавы. Урта чишмә каршында тау бар. Тау башында авылга иман, тынычлык теләп “Ихлас” мәчете тора. Ул быел гына ачылды. Элек нәкъ шул урында да мәчет булган. Ул мәчеткә якын гына указной мулла Шакир яшәгән. Тау аның исеме белән йөртелгән һәм хәзер дә Шакир тавы дип атала.

Баймырза тавы. Күп еллар элек биек булмаган тау башында морза өе булган, ә шул тау итәгендә морзаның биләмәләре җәелеп яткан. Ул кеше бик бай булган. Әлеге тауда һәм тау тирәсендәге зур гына территория аныкы булган. Морза инде күптән юк, ә тау һәм шул тирәдәге җир әле һаман аның исеме белән йөртелә.

Макар чокыры. Авылга шәһәрдән Макар исемле кеше кайта һәм авылдан читтә бер чокырга урнашып яши башлый. Ул чокырда печәнлек була. Шуның өчен дә малчылык белән шөгыльләнә Макар. Бу вакытта район үзәге булган Топорнинога (Кушнаренга) юл әлеге чокыр аша үткән. Ялгыз булган юлчыларны Макар шул чокырдан чыгармыйча үзендә эшләтеп тоткан. Макар инде күптәннән үлсә дә, чокыр аның исемен йөртә, ә авыл халкы әле дә ул чокырны читләтеп үтәргә тырыша.

Байдагол чокыры. Бу Елга аръягы урамының бер башында урнашкан. Әлеге җир чокыр формасында. Монда элек бер бай яшәгән ди. 

Заказник җире. Авылның көньяк-көньчыгышында Заказник исемле җир бар. Анда колхозлар төзелгән генә чорларда заказ биреп агачлар үстергәннәр. Аларның кәртәләп алынган җирләрендә малан, миләш, юкә, шомырт, алмагач кебек агачлар һәм колмак үстерелгән. Заказник исеме дә заказ биреп үстерә торган җир булганы өчен аталган. 

Кызыл сабан җире (басуы). Авылдан ерак түгел Кызыл сабан басуы бар. Аның исеме туфракка бәйле. Авылыбыз тирәсендә булган барлык басуларның да туфрагы чем кара төстә, ә әлеге басуда туфрак кызыл төстә. Сөргән вакытта сабанга кызыл төстәге балчык ябышкан һәм шуның өчен басуга да Кызыл сабан исеме бирелгән. 

Шулай ук, тугайларга да, көтүлекләргә дә авыл халкы исемнәр биргән.

Сарык тугае. Монда элек сарык көткәннәр. Шунлыктан, бу урынга “Сарык тугае” дип исем биргәннәр.

Җәйләү кәртәсе. Ферма маллары җәй көннәрендә шунда торалар, җәйне үткәрәләр. Маллар читкә чыгып китмәсеннәр, урман-кырларны пычратмасыннар өчен бу җир кәртәләнеп алынган. Шунлыктан, “Җәйләү кәртәсе” дип атала.

Тәкәлле көтүлеге. Бу урында элек сазлык булган, хәзер монда авыл көтүе йөри. Сазлыкта тәкәлле дигән кошлар бик күп булган ди. Шунлыктан, “Тәкәлле” дигән исем бирелгән. Әлеге көндә монда үлән бик яхшы була, ерак түгел Мишеде елгасы ага. Шуның өчен хәзер монда авылның көтүен көтәләр.

Урман, әрәмәлек атамалары.

Авыл халкы аларның төрле үзлеген, формасын яки башка характеристика нигезендә сәер дә, образлы да исемнәр биргән: Саклау, Этләвек, Арт урман, Чыршылык, Кызыл сабан, Шуршин, Бүреле, Умарталык, Гөргери  урманнары.

Саклау урманы. Калтай Капканов килеп урнашканда бу җирләрдә бик күп агачлар үскән. Колхозлашу чорында күп агачларны кисеп басу итеп сөргәннәр. Шул кисүдән сакланып калган өлешен “Саклау урманы” дип атыйлар.

Этләвек урманы. Авылга кергән юлда кала әлеге урман. Анда элек чикләвек бик күп булган. Хәзер башка агачлар да шактый үсә. Чикләвек халык телендә җайлашып “Этләвек”кә әйләнеп киткән.

Арт урман. Әлеге урман авылыбызның артында урнашкан. Шунлыктан, “Арт урман” дип атала.

Чыршылык урманы. Бу урманда бары тик ылыслы агачлар гына үсә. Әлбәттә, чыршылар башкаларга караганда күбрәк урын ала. Шуның өчен урман “Чыршылык урманы” дип аталган.

Кызыл сабан урманы. Кызыл сабан җирен алда әйтеп үткән идем. Аның бер ягында күл җәелеп ятса, икенче ягын куе, матур урман уратып алган. Кызыл сабан җирендә булганга күрә “Кызыл сабан урманы” дип аталган.

Шуршин урманы. Бу урманга борын заманнарда Шуршин дигән кеше хуҗа булган. Шунлыктан, урман аның исеме белән йөртелә.

Бүреле урманы. Әлеге урманда элек бүреләр бик күп булганнар. Хәзерге вакытта да сирәк булса да, бүреләр күренгәли анда. Шунлыктан,

урман “Бүреле урманы” дип атала.

Умарталык урманы. Әлеге урманда колхозлар яшәгән чорда колхоз умарталарын тотканнар. Шуннан башлап урман “Умарталык урманы” дип йөртелә.

Гөргери урманы. Гөргери (безнең күрше авыл) авылы кырындагы урманны “Гөргери урманы” дип атыйлар. 

Ә инде бәләкәйрәк урманнарга имәнлек, каенлык, зиреклек, усаклык диләр.

Авыл урамнары… Һәрбер урамның үз исеме бар: Бакча урамы, Мәктәп урамы, Елга аръягы урамы, Азатлык урамы, Башмаков исемендәге урам, Бакча урамы, Яңа урам һ.б.

Информант:

  Гильманова Фәния Хәбәбетдин кызы, 1940, колхозчы