Акмуллинская олимпиада

ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ГОРЕФ-ГАДӘТ, ЙОЛА ҺӘМ БӘЙРӘМНӘРЕ

Фасхутдинов Рамис, 9В класс МОБУ СОШ № 8, г. Мелеуз

Научный руководитель: Муртазина Нафиса Фаритовна, учитель татарского языка и литературы

Эзләнеү эшенең максаты: Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган. Безнең халыкта нинди бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр саклана килә, һәм, мәктәптә укыган балалар аларны беләме? Үз эшемдә шул сорауларга җавап эзләргә тырыштым.

Мәктәбебездә татар һәм башкорт телле укучылар арасында анкета үткәрдек. Анкетада 100 укучы катнашты. Шулар арасында татар халкының бәйрәм һәм гореф-гадәтләрен белүчеләр һәм белмәүчеләр ачыкланды.



Каз өмәсе


Ураза

бәйрәме

Яңгыр теләү

Сөмбелә бәйрәме

Орлык чыгару

Берсен дә ишетмәүчеләр


68%

100%

100%

22%

3%

0%

2%

Анкета мәгълүматларына карасаң, әле барысы да милли бәйрәмнәрне белмиләр яисә алар турында хәбәрдәш кенә. Халык арасында Сабантуен , Корбан һәм Ураза бәйрәмен яхшы беләләр.

Безүзебезнеңмәктәптәшулбәйрәмнәрнебалаларбелсеннәрөчен- иңәз % җыйганбәйрәмнеүткәрергәбулдык. Катнашты 33 бала. Кемдеряшелчәбулды, кемдерәкияттәкатнашты. Кызларарасындаиңуңганкызны - Сөмбеләитепсайладык. Бәйрәмбиккүңеллеүтте. Балаларда “Сөмбеләбәйрәме” беләнтаныштылар.

Икенчеелнышәһәркүләмендә “Казөмәсе” оештырдык. Без бик актив катнаштык. Шундый матур татар халкының йоласы бар икәнен белдек.

Шәһәребездә бәйрәмнәрдә катнашмаучылар да юк түгел. Кызганычка каршы, андый гаиләләр очрый әле. Үз гореф-гадәте, йола һәм бәйрәмнәрен белмәгән әти-әниләрнең балаларына яхшы тәрбия бирә алырларына шик туа, чөнки милли горурлык, туган телеңә, туган җиреңә мәхәббәт алар аша гына тәрбияләнә.Анкета күрсәткәнчә, әле халыкка милли гореф-гадәт, йола һәм бәйрәмнәре турында газета-журналларда мәгълүматлар бирү, катнашырга өндәү бүгенге көн бурычларыныңберсе булып тора.

Безнең татар халкы төрле этник төркемнәрдән тора: Казан татарлары, мишәрләр, керәшеннәр, нократ, әстерхан, касыйм , себер, пермь татарлары.

Соңгы елларда халкыбызның туган җиренә, туган теленә, үткәненә, мәдәниятенә игътибары артканнан-арта бара. Бу үзгәреш йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрне үткәрүгә, онытылганнарын торгызуга һәм яңартуга китерә. Буыннан-буынга күчеп килгән, бу рухи байлыкларыбыз бүгенге көннәрдә дә безнең тормышыбызның, яшәешебезнең бизәге булып тора¹.